top of page

Фәнис Зыялы – татар халкына зур талантлар бүләк иткән Арча ягы егете. Тукайның әнисе Мәмдүдә белән авылдаш ул. Фәнис, мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә. 
Нечкә күңелле, тирән тойгылы егетне әби-бабайлар туфрагыннан, туган телдән, гореф-гадәтләрдән озакка аерылып тору үтә хисләндергән, күрәсең, соңгы елларда шигырьләр яза башлаган ул. Инде бер җыентык чыгарырга да өлгергән. Хисләр өермәсенең кәгазьгә теркәлүе, бәлки, Фәниснең Төркиядә туып үскән себер татар кызы белән тормыш корып, Анадолуда төпләнеп калуына да бәйледер. Элек, студент вакытта, Ватанын сагыну вакытлыча гына булса, хәзер инде ул аны гомер буе озата барачак үзәк өзгеч моңга әверелгән. Шулай булгач, йөрәкне ярып, күңелдән шытып чыккан уй-хисне кәгазьгә төшерми калып буламы соң? Бүгенге көндә шагыйрь Фәнис Зыялы Анталия шәһәрендә адвокат булып эшли. Аның сабырлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге, хезмәтен яратуы һәм аны җиренә җиткереп башкаруы белән, чит ил вәкиле булуына карамастан, югары баскычларга менәчәген, зур уңышларга ирешәчәген хәзердән үк тоемларга мөмкин.  

      

Кыяларда бөркет 

Очып йөри бөркет һаваларда, 
Киң кырларга гүя ул ия, 
Кыяларны сайлап оя кора, 
Текә таш та аңа баш ия. 
Барча кош-корт аннан тетрәп тора, 
Исеме үк гайрәт – ул Бөркет 
Ялгыш адым, шунда – һөҗүм сиңа, 
Тыйнак булсаң гына аяу көт! 
Канатларын җәеп, мәгъруранә 
Бөркет оча чиксез иркендә. 
Чикли алмас беркем аның иркен 
Туган җире – кыя илендә. 
Күтәр, әйдә, башың, милләттәшем, 
Син бит хуҗа туган илеңдә! 
Бөркет кебек оч син югарыда, 
Санашсыннар синең белән дә.

 

 

 Мин яратам.

 

Мин яратам туган ягымның 
Болыннарын, тауларын. 
Болыннарны бизәп-бизәп 
Алсу җиләк тулганын. 
Мин яратам туган якның 
Каеннарын, зелпесен. 
Урманнарның күрке булган 
Ак бүресен, төлкесен. 
Мин яратам үз халкымның 
Горефен, йолаларын. 
Гамьле уйның күрке булган 
Ямьле гает айларын. 
Мин яратам туган якның 
Суларын һәм кырларын. 
Шагыйрьләргә мәккә булган 
Кырлаен һәм Тукаен. 
Мин яратам татарымның 
Тарихын – борынгысын. 
Бабам мирасын саклаган 
Иманлы тарихчысын. 
Мин яратам үз халкымның 
Рух һәм күңел байлыгын. 
Горурланам, күрсәм әгәр, 
Күккә ашкан байрагын.
 

 

bottom of page