top of page

            “Мин кыңгыраулы мәктәп иленнән”

                                                                                                                                                              Халидә МИНҺАҖЕВА әңгәмәсе.

 

Даими авторыбыз – Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Фәрит Вафинга 2 августта 60 яшь тула. Ул бик күп нәрсәләр белән кызыксынучы һәм мавыгучы үзенчәлекле шәхес. Юбилее алдыннан аның белән очрашып, сөйләшеп алырга булдык. Фәрит әфәндене редакция һәм аның язмаларын яратып укучы күп сандагы укучыларыбыз исеменнән бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә, иҗатында уңышлар теләп калабыз.

 

– 60ка җитеп килгәндә ниндиерәк хисләр кичерәсез, Фәрит абый?

– Бала чакта 60 яшьлек кешеләр безгә карт бабай булып күренәләр иде. Ә хәзер... 60 яшь – алтын яшь дип кенә җибәрәбез. 60ка кадәр, эшләсәң дә, теләгәнчә акча бирмәскә мөмкиннәр, 60тан соң, эшләмәсәң дә, әз-әзләп биреп торалар. Әле җитмәсә, елга ике тапкыр арттырып бирәләр. 60ка җитмичә андый бәхеткә ирешеп булмый. Шулай булгач, шатлык түгелмени мондый картлык?! Пәйгамбәребез (с.г.в.) өммәтенә бирелгән гомер – 60 ел. Артканы – бүләк. Аллаһның бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиеш. “60 яшь тулгач кешенең гозере кабул булмас”, – диелә хәдистә. Ягъни, 60 яше тулган кеше гомерем кыска булды,тәүбәгә килергә өлгерә алмадым дип акланырга тырышса, аклануы кабул ителми. Тиешле гомерен яшәгән булыр. Мин бу яктан да бәхетле. 60ка җиткәнче мәчет ишекләрен ачып кердем, дини йолаларны хөрмәт итәм, ислам кануннары буенча яшәргә тырышам.

 

– Гомерегез буе мәктәптә эшләдегезме?

– 1954 елның 2 августында бөтен җиһанга “мин тудым” дип аваз салып, шаулап аккан тәмле сулы чишмәләре белән данлыклы Носы авылы өстен яңгыраткан идем мин. Күпме сулар аккан, күпме еллар үткән. Ә йөрәк һаман унҗидедә. Унөчтә дә була кайчагында, унбиштә дә. Хыялларым һаман канатлы. Моның бердәнбер сере – гомерем буе балалар арасында, мәктәптә эшләвемдә. Эшләү дип әйтү бик үк дөрес тә булмас, дөресе – балалар дөньясында яшәвемдә. Мәрхүм әти белән әни дә укытучылар иде. Исәпләп караган идем, безнең нәселдә 20 укытучы һәм бер профессор бар икән. Барысыныкы бергә 700 ел эш стажына җыела! Бүгенге көндә Яңа Кенәр лицеенда балаларга инглиз телен укытучы кызым Айгөлне дә кушып исәпләсәң, тагын да артып китә.

 

– Туйдырмадымы?

– Мәктәп үзе бер дөнья: яшьлек белән тулган, шатлык белән яңгырап торган балалар, үсмерләр дөньясы. Бу дөньяда үзең турында гына уйлап яши алмыйсың. Монда сиңең күзләреңә карап торган, синнән үрнәк алучы, синең кебек сөйләшергә омтылучы хыялый, белемгә омтылучы дистәләгән, йөзләгән бала күңеле. Аларның һәрберсе матур болындагы кояшка үрелеп үскән чәчәкләр кебек. Чәчәкләр сулмасын, гүзәл булып үссеннәр өчен аларга дым, яктылык һәм җылылык кирәк булган кебек, балаларга да белем нуры, назлы караш һәм йөрәк җылысы кирәк. Белем алуны юкка гына инә белән кое казуга тиңләмиләр. Мин 38 ел буе балалар белән бергә әнә шул коены казу хезмәтендә булдым. Бары тик белем, мәгърифәт кенә кешенең күңелен нурлы, тормышын мәгънәле итә. Борынгы заманнардан бирле билгеле шушы хакыйкать, кызганычка, бүген үзенең кыйммәтен югалтты. Белем дә товарга әйләнеп, гыйлем базары барлыкка килде. Аттестатны, дипломны акчага сатып алган белемсез укучылар, белемсез студентлар, аспирантлар, фән докторлары, профессорлар белән дөнья тулды. Ләкин мин укучыларыма моның вакытлы хәл икәнлеген аңлатырга тырышам. Мондый хәл озак дәвам итә алмый. Белемсез илнең, мәгърифәтсез халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә укучыларым чын кеше булып үссеннәр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Төп хезмәтем – балаларны татар телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, чөнки мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

– Фәрит Вафин исемле югары категорияле укытучы бар, Фәрит Вафин атлы публицист, фәнни-методик хезмәтләр авторы бар. Һәм шуларга өстәп юмор-сатира әсәрләре дә язасыз. Болар барысы да сезнең хакта. Ә менә үлчәүгә салсак, кайсы эшчәнлегегез калганнарыннан авыррак тартыр иде икән?

– Кызык сорау. Бу турыда уйлап караган юк иде әле. Чыннан да, кайсы басар иде икән? Мөгаллимлек басар, мөгаен. Әгәр укытучы булып эшләмәсәм, укытучылар турында яза алмас идем. Минем күп мәкаләләрем мәктәп, укытучылар тормышы турында бит. Методик хезмәтләр дә тулысынча укыту белән бәйләнгән. Юморескалар тагын шул мәктәптәге җитешсезлекләргә, көлке хәлләргә нигезләнеп языла. Шулай булгач, мин иң элек укытучы. Калганнары шул тамырдан шытым биргән үсентеләр.

 

Аннан, татар интернетында да билгеле кеше бит әле сез.

– Интернет, социаль челтәрләр, сайтлар – бүгенге укытучының төп коралы. Шуларны белмәгән, интернетта балык кебек йөзә алмаган укытучыны кем дияргә дә белмим инде. Кемне дә булса гаепләп әйтү түгел, ләкин әлегә мәктәпләрдә интернетка кереп үзенә кирәкле материалны таба белмәгән укытучылар да бар. Хәтта компьютерда Word программасында кирәкле язма, документ эшли белмиләр. Ләкин берничә елдан, иманым камил, аттестация вакытында укытучылардан шәхси сайтлары булуын таләп итә башлаячаклар. Бу – заман таләбе, укытучы үзе укыткан балалардан артта калырга тиеш түгел. Үземнең әлегә дүрт сайтым бар. Өчесе татар телендә, берсе тулысы белән урысча. Аларда бөтен язган мәкаләләрем, уй-фикерләрем тупланган. Күптән түгел ”Мөгаллим язмалары” дигән төп сайтымда интернет-кибет ачтым (faritvafin.ru). Методик мәкаләләремнән электрон китаплар эшләп, шунда куеп барам. Мактанып әйтү дип кабул итмәгез, үзем оештырган “Компьютерга өйрәнү” түгәрәгенә йөргән укучыларым быелгы уку елында төрле интернет-проектларда, конкурсларда катнашып, егермедән артык диплом-грамоталар алдылар. Ә үземнең “Мөгаллим язмалары” сайты “Белем җәүһәрләре” IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

 

– Сез педагогикада инновацион технологияләр тарафдары. Яңача эшлибез дип, традицион укыту системасыннан читләшмәсме мәктәпләребез?

– Барлык инновацион технологияләр арасында мине татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллану җәлеп итә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Кабинетымда интерактив такта бар. Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Ләкин компьютер, интернет дип без акбур белән сыйныф тактасын чыгарып ташларга тиеш түгел. Ягъни, һәр яңалык, фәнни казаныш гасырлар буена килгән традицион укыту системасын үстерергә, баетырга тиеш. Әмма безнең хәсрәт реформаторларыбыз һәм мәгариф чиновниклары һаман да иң яхшы укыту алымнарын үзебездән эзлисе урынга, читтән табарга тырышалар. Традицион укыту алымнарыннан әнә шулар читләштерә.

 

– Мәгарифтәге очсыз-кырыйсыз реформаларга ничек карыйсыз?

– Реформаларның һәркайсы аерым язма таләп итә торган зур проблема. Ләкин бер нәрсә ачык: әлегә аларның берсе дә ил һәм халык файдасына түгел. РФ мәгариф системасы җимерелеп бетеп бара. Бу коры сүзләр генә түгел, ә кырыс статистика. БМО рейтингында Русиянең белем бирү дәрәҗәсе буенча илле дүртенче урынга кадәр тәгәрәве раслый моны. Бәлки бу шулай кирәктер, махсус эшләнәдер. Ә бәлки наданлык нәтиҗәседер, һич аңлап булмый.

 

– Балаларга ирләр тәрбиясе җитми. Ирләр укытучы һөнәре сайласын өчен дәүләт күләмендә нинди чаралар күрү мөһим дип саныйсыз?

– Дәүләт күләмендә ирләр өчен генә түгел, ә бөтен укытучылар өчен кискен чаралар күрү мөһим. Бүген укытучыны тикшерү, кысу, кимсетү, түбәнсетү шул дәрәҗәгә килеп җитте ки, кайчагында хәтта мәктәпне ташлап качасы килә башлый. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе бер-ике ел эшли дә, мәктәптән таю ягын карый. Демократияләштерелгән укыту формалары – Русиядәге вертикаль хакимият шартларында мөмкин булмаган хәл. Ул бары кешене куркытып, җелегенә үткәнче тикшереп эшләтүгә көйләнгән. Мондый җәмгыятьтә иҗади шәхес үсә алмый, шәхес деградацияләнә. Башлангыч сыйныфларда укытучының авызына карап торган, уку белән кызыксынган бала үсә-үсә югары сыйныфларда мәктәпне күрәлмас хәлгә килә. Моңа бит укытуны дөрес оештыра алмаган мәктәп гаепле.

Укытучылар өчен биш елдан биш елга булып торган аттестацияне генә алыйк (тиздән өч ел саен булачак). Югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алган фән укытучысыннан БДИ тапшырталар. Укытучыга ышанмау, аны әнә шулай мәктәп баласы дәрәҗәсенә төшереп мыскыллау галәмәте бары Русиягә генә хас. Германия, Франция, Италия, Финляндия кебек алга киткән илләрдә БДИ дигән җәфа бөтенләй дә юк. Шуңа күрә хәлләр болай барса, тиздән авылда да физкультура, хезмәт дәресләрен хатын-кызлар укыта башламагае дип шикләнәм. Үзен-үзе хөрмәт иткән кайсы ир заты мондый түбәнсетүгә түзсен ди?! Мәктәптәге тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эш, чамадан тыш контроль, укыту белән бәйләнмәгән эшләр эшләтү ир кешенең ачуын чыгара, гайрәтен чигерә. Бүгенге кәгазь боткасына хатын-кызлар да көчкә түзә. Ир-ат укытучылар булмау – мәктәптәге төп проблемаларның берсенә әйләнде. Якын араларда мин аның хәл ителүенә ышанмыйм. Чөнки ир-атларны мәктәпкә тарту өчен аларга үзен һәм гаиләсен кешечә яшәтерлек хезмәт хакы түләргә кирәк. Укытучы акчасының хатыны белән балаларын ачлы-туклы тотарга гына җитәчәген күреп-белеп торган бүгенге акыллы егетләр мәктәпкә килми дә килми инде.

 

– Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый диләр, сезнең гаиләдә проблемалар яки бәхәс туганда соңгы сүзне кем әйтә? Гомумән, гаиләгез белән таныштырсагыз иде.

– Табак-савыт шалтырамаса, ул гаилә дә булмас иде. Ничек инде өйләнешкәнче бер-берсен бөтенләй белмәгән, төрле гаиләләрдә төрле тәрбия алып үскән ике кеше бергә тыныч кына, тавыш-тынсыз шыпырт кына яши алсыннар ди. Моның өчен берсенең йә бөтенләй җүләр, яисә чукрак-телсез булуы кирәк. Ә без хатыным Мәрзия белән икебез дә университет бетергән кешеләр. Белем ягыннан туры килсәк тә, холык-фигыль ягыннан төрле. Мин – салмак, акрынрак, ул – кызу. Мин аз сүзле, аның сөйләшкәндә теле телгә йокмый. Ләкин икебез дә укыту-тәрбия эшен, әдәбият-сәнгать дөньясын әйбәт беләбез, шуңа күрә сөйләшер-бәхәсләшер нәрсәләр күп чыгып тора. Хатын алдан күрүчән, эшне планлаштыруга бик оста. Мәгариф министры булып эшләсә, без бүген Сингапур методы дип авыз суы корытып утырмас идек, Европаның алдынгырак бер укыту системасын сайлар идек. Пенсиядә булса да, хатын бик хуҗалыкчыл. Бөтен авыл сыерларны бетереп, кәҗәгә күчеп килгәндә, без әле һаман да, Аллага шөкер, сыер-бозау асрап ятабыз. Тавык-чебешен әйткән дә юк. Зур гына яшелчә бакчабыз бар. Хатын кавын-карбызны да үзе үстерә (быел, кызганычка, ел килмәде). Ике ел элек шыгырдап торган нарат-чыршы бүрәнәләрдән яңа өй салып кердек. Умарталарыбыз бар. Ир белән хатын уртак сүздә, бер фикердә булмасалар, боларның берсе дә булмас иде. Ике бала: бер кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Айгөл, алдарак әйткәнемчә, үзебезнең авыл лицеенда инглиз теле укыта. Улыбыз Айрат гаиләсе белән Казанда яши, хосусый эшмәкәр. Ике балага берсеннән-берсе матур, үткен, тырыш Айзилә, Камилә, Айзат исемле өч оныгыбыз бар. Димәк, безнең нәсел яши, дәвам итә.

 

– Укытучы һөнәрен сайлаганга үкенмисезме?

– Юк, үкенмим. Үкенеп яшәү кешене эчтән үтерә. Университет тәмамлагач, мине Фәннәр академиясенә кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә калдырганнар иде. Ләкин мин үзебезнең авылга укытырга кайтып киттем. Кем белә, бәлки анда калган булсам миннән берәр кандидат-мандидат кисәге дә чыккан булыр иде. Ләкин ул вакытта бүгенге тормышым булмас һәм мин сезнең белән менә шулай күңелле итеп сөйләшеп утыра алмаган булыр идем. “Татарстан яшьләре”ндә басылып чыккан мәкаләләрем аша мине беләләр, укыйлар, язалар. Беркемгә билгеле булмаган фән корты булганчы, үз Татарстаның авылларында аз-маз булса да мәгълүм кеше булуың начар түгелдер дип уйлыйм. Рәхмәт “Татарстан яшьләре”нә, мәкаләләремне дөньяга тараткан өчен. Бүтән бер генә газетада да хәбәрчеләргә сездәге шикелле игътибар, хөрмәт һәм кунакчыллык юк.

 

– Тормышка ашмый калган хыялыгыз?

– “Татарстан яшьләре”н-дә басылган бөтен мәкаләләремне – бер китап, юморескаларны икенче китап итеп чыгару хыялы бар иде. Газетаның сайтына кереп язмаларымны санап карадым. 2003 елдан тупланганнары гына да 120дән артып китә. Ә мин 1996 елдан бирле язам икән инде.18 ел булган! Нишлисең, өлгереп булмады бит. Шулай да “Мәгариф” журналында басылган фәнни-методик мәкаләләремне үткән ел кечкенә җыентык итеп бастырып чыгардым. Әле соң түгел. Алла боерса, пенсиягә чыккач хыялны тормышка ашырырбыз. Әнә, кайбер пенсионерлар китап арты китап чыгара. Бәлки миңа да шундый бәхет елмаер

"Татарстан яшьләре" №13.2014.

 

bottom of page