top of page

 Бер авылдан ике галим

Арча район үзәгеннән 31 чакрым ераклыкта урнашкан Кышкар Россиядә иң зур мәдрәсәсе белән тарихка кереп калган. Шушы авылда туып-үскән сәүдәгәр Баязит бине Госман Әл-Кышкарый тарафыннан 1777 елда ачылган мәдрәсә 1918 елга кадәр эшли. Татарның күренекле шагыйре Габделҗаббар Кандалый, драматург Фатыйх Халиди, язучы Әхмәт Уразаев-Кормаши, мәгърифәтчеләр Мотыйгулла Төхфәтуллин, Таиб Яхин, Санкт-Петербург имамы, Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре вазифаларын башкарган Гатаулла Баязитов, Габдулла Тукайның әтисе имам хатип Мөхәммәтгариф Тукаев кебек асыл затларыбызның биредә белем алуы мәгълүм.

                 Мөштәри шәкерте

Илтизар Терегулов – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

 

Терегулов фәнни эшчәнлеген профессор Хәмит Мөштәри кул астында башлый. Ул елларда Мөштәри Казан химия-­технология институтында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Илтизарны ассистент итеп ала. Яшь галимнең беренче фәнни хезмәтләре дә остазы белән бергә языла. Аларның урта калынлыктагы тышчалар теориясе буенча берничә хезмәте академик басмаларда дөнья күрә һәм фәнни даирәләрдә җитди бәя ала. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң яшь галим шушы юнәлештәге тикшеренүләрен ки­ңәйтә бара.

11 ел дәвамында Илтизар Терегулов Казанның югары инженерлык-команда училищесында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Күпьеллык хезмәтенең йомгагы буларак, «Шуучанлыгы булган тышчаларны бөгү һәм аларның тотрыклылыгы» исемле монографиясе дөнья күрә. Бу физика һәм геометрия алымнарыннан чыгып тышча теориясе проблемалары гомуми мәсьәләләрен системалы төстә бәян иткән хезмәтләрнең дөнья күләмендә беренчесе иде.

1971 елда Казан дәүләт төзүче инженерлар институтына эшкә килгәч, Илтизар Гыйззәт улы биредә материаллар каршылыгы, тыгызлык һәм пластиклык теориясе нигезләре кафедрасы оештыра һәм аның беренче мөдире була. Галим деформацияләнүче каты җисем механикасында композит материаллар нисбәтен билгеләүче тикшерүләр үткәрә, электромагнит кырлары белән тәэсирләнүче мохитләр өчен яраклы нисбәтләр табып, кире юнәлештә кабатланмый торган процесслар термодинамикасына анализ ясау ысулын эшли. Тикшерү нәтиҗәләрен безнең илдә һәм чит илләрдә басылып чыккан фәнни хезмәтләрендә бәян итә. Андый фәнни мәкаләләре аз түгел аның – йөздән артык.

Терегулов шәкертләреннән унбер кеше кандидатлык, икесе докторлык диссертациясе яклады. Үткәрелгән тикшеренүләрне тәҗрибәдә сынап карау өчен кафедрада саллы лаборатория эшләп килә. Ә эзләнүләр, тикшеренүләр программалары биредә тулы бер комплекс тәшкил итә, алар бөтенроссия һәм тармак күләмендә башкарылырга тиешле эшләр планына кертелгән.
Академик Терегулов инициативасы белән, Татарстанда тоташ тирәлек механикасы буенча фәнни-техник конференцияләр үткәрелде. Аның җитәкчелегендә яшь галимнәр өчен «Тышчалар механикасының актуаль проблемалары» дип аталган Бөтенсоюз семинар-мәктәпләре оештырылды. Алар бу өлкәдә гыйльми кадрлар әзерләүдә әһәмиятле роль уйнады. Кафедрада эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, галим «Материаллар каршылыгы, тыгыз сыгылмалылык һәм пластиклык теориясе нигезләре» дәреслеген чыгарды.

                            Телебез сагында

Кышкарда туган икенче академик Рүзәл Юсупов – тел белгече. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, дәүләт премиясе лауреаты.

 

Ул – чагыштырма типологиянең үсешенә, татар һәм рус телләренең бер-берсенә тәэсирен, сөйләм культурасы белән бәйләнгән мәсьәләләрне тикшерү өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Рүзәл Юсупов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәп төзеде һәм шушы проблема буенча аспирантлар һәм докторантлар әзерләүгә җитәкчелек итте. Докторлык диссертациясе яклау советы рәисе булып торды. Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен дәреслекләр язды һәм укыту программалары төзеде.

Галимнең илле елга якын гомере Казан дәүләт педагогика институты белән бәйле. Әлеге уку йортының ректоры дәрәҗәсенә кадәр үсә ул. Бер гасырдан артык тарихы булган уку йорты Рүзәл Габдуллаҗан улы ректор булып эшләгән дәвердә бик нык үсте, абруен арттырды. Нәкъ менә ул ректор булган чакта институт университет статусына ия булды. Факультетлар, кафедралар саны артты, фән докторлары, профессор-доцентларның саны ишәйде, уку йортының матди-техник базасы ныгыды. Ул заман ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерде. Студентлар киңкырлы белгеч булып чыксыннар өчен, биредә өстәмә белем бирүне дә җайга салдылар. Чөнки ректорның фикере шундый иде: педагогика университетын тәмамлаган белгечләр бар яктан да сәләтле, үз фәненнән тыш музыка-сәнгать дөньясы белән таныш һәм хәбәрдар булырга тиешләр.

Ул чорда педагогика универ­ситеты чит ил уку йортлары бе­лән ныклы элемтә урнаштыра башлады, студентлар алмашу, фәнни-педагогик һәм мәдәни мөнәсәбәтләр җайга салынды. Элек биредә инглиз, француз һәм немец телләре генә укытылса, ректорның тәкъдиме белән испан, гарәп, төрек, кытай, һинд, япон, фарсы телләре дә өйрәтелә башлады.

Уку йорты тормышында тагын бер яңалык – биредә төрле фәннәр буенча аспирантуралар, докторантуралар ачылып, аларда йөзләгән кеше кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклады. Укытучыларның фәнни хезмәтләрен бастырып чыгару өчен дә мөмкинлекләр тудырылды. Республикада Татарстан халыклары телләре турында закон кабул ителеп, аны гамәлгә ашыру башлангач та, Казан дәүләт педагогика университеты бу эштә үзеннән бәяләп бетергесез өлеш кертте. Уку йортында күп фәннәрне татарча укыту башланды, республиканың милли үзенчәлеген истә тотып, чуваш теле белгечләре әзерләү эше җайга салынды.

Бүген кайбер ата-аналар балаларын рус мәктәбенә бирергә тырышалар. Янәсе, татар мәктәбендә белем алып, зур дәрәҗәләргә, уңышларга ирешеп булмый. Саф татар авылы булган Кышкарда татарча белем алып чыккан ике академикның тормыш юллары мондый фикернең ялгышлыгын раслаучы факт булып тора. Һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Хәзерге буын яшьләре дә Терегулов һәм Юсупов кебек асыл затларның игелекле гамәлләрен дәвам итеп, халкыбызга лаеклы хезмәт итүдә көчләрен кызганмаслар дип уйлыйм.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ

bottom of page